Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда балалар өчен "Космос дөньясы"дип исемләнгән чара үткәрелде. Космос тематикасы буенча кызыклы сораулар балаларны космос дөньясына сәяхәт иттерде. Балалар космонавтлар турында гына түгел, ә космосны беренче булып яулаган хайваннар турында да бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр, Кояш системасы планеталары белән таныштылар. Чара ахырында музей хезмәткәрләре һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.