Ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык» республика яшьләр телевизион фестиваленең суперфиналы башланды. Быел «Созвездие-Йолдызлык» ның йомгаклау туры берьюлы ике мәйданчыкта - КФУның «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында һәм А. С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә уза.
18 апрель көнне суперфиналда Татарстанның якын районнары һәм шәһәрләреннән зональ сайлап алу турларында җиңүчеләр, шул исәптән Саба балалар сәнгать мәктәбеннән 94 укучы катнашты.
Фестивальнең суперфиналының беренче туры нәтиҗәләре буенча түбәндәге катнашучылар икенче турга уздылар:
- "Асылташ "бию коллективы (җит. Гарипова Гүзәл Марат кызы),
- "Яшьлек"бию коллективы (җит. Мөбәрәкҗанова Альбина Зөфәр кызы),
- «Тамчы» вокаль ансамбле (җит.Харрасова Лилия Альберт кызы).
Укучыларны һәм аларның җитәкчеләрен бүгенге җиңүләре белән котлыйбыз! 20,21 апрель көннәрендә КФУның «УНИКС»мәдәни-спорт комплексында узачак фестивальнең суперфиналының икенче турында уңышлар телибез.