16 апрель көнне Явлаштау мәдәният йортында "Канәфер"фольклор коллективының 25 еллыгына багышланган иҗат кичәсе булып узды. Коллективны Саба районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Фидаил улы, Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Нуриев Ринат Хәмит улы котлады. Кичәдә шулай ук "Самоцветы" фольклор коллективлары да чыгыш ясады. Югары Симет мәдәният йортыннан "Асылъяр", Иштуган мәдәният йортыннан" Тюрагай". Кичәне сарды авыл клубы мөдире Рузил Ибәтуллин алып барды, музыкаль бизәлеш белән Мишәбаш мәдәният йорты мөдире Булат Нәҗипов җитәкчелек итте. Җырчылар матур җырлар башкардылар. Безнең җитәкчеләргә, коллектив җитәкчеләренә зур рәхмәт.
«Канәфер» фольклор коллективы «Сабантуйга бирнә җыю», «чишмә янында» һәм аерым җырлар башкарды. Барысы да мәдәният йорты һәм китапханә тарафыннан әзерләнгән бу чараны бик теләп карадылар.