Иҗат үзәге белгечләре сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен кызыклы чаралар оештырды

2021 елның 16 апреле, җомга

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Саба интернат-мәктәбендә Иҗат үзәге белгечләре һәм педагоглары балалар өчен төрле төрдәге чаралар оештырды. «Сынлы сәнгать» һәм «Декоратив-гамәли сәнгать» юнәлешләре буенча, балалар күңел биреп ясаган эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Конкурста җиңүчеләргә грамоталар һәм акчалата бүләк тапшырылды.

Шулай ук музыка яратучылар өчен “Көйне таны” музыкаль-мавыктыргыч уен да үткәрелде. Уенда 4 команда көч сынашты, алар музыка өлкәсендә үзләренең көчләрен сынап карадылар. Уен кызыклы һәм мавыктыргыч барды. Барлык катнашучылар Дипломнар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International