Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары "Йолдызлар-иртәгә" республика иҗат конкурсының гала-концертында катнашты .

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

2021 елның 15 апрель көнне Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалыннан   тынлы уен кораллары бүлеге укучылары  Пстыгин Никита һәм Масгутов Ильяс укытучылары  Фәтхуллин Айдар Альберт улы җитәкчелегендә Буа шәһәрендә үткән  " Йолдызлар-иртәгә " яшь музыкантлар республика иҗат конкурсының гала-концертында  катнашты . Әлеге конкурсның сайлап алу туры 2021 елның 11 февралендә уздырылды. Анда республиканың Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Югары Ослан, Саба районнарыннан, Ульяновск, Буа һәм Казан шәһәрләреннән гала-концертта катнашу өчен иң яхшы 23 башкаручы сайлап алынды. Бүгенге концертта укучыларыбыз бер сәхнәдә Татарстан Республикасының халык артисты һәм РФ атказанган сәнгать эшлеклесе Абязов Р. Ю. җитәкчелегендәге "La Primavera" камера оркестры белән  бергә чыгыш ясадылар.

Мондый конкурсларда катнашу укучылар һәм аларның остазлары өчен  бик зур тәҗрибә булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International