Татарстаныбызда яшь буынны сәләтле итеп үстерү өчен бар мөмкинлекләр булдырылган. Сәләмәтлекләре чикле булган балаларның теләкләре һәм хыяллары һәрвакыт тормышка ашырыла. Шул уңайдан, Яңа ел алдыннан «Минем белән хыяллан» Бөтенроссия проекты «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе оештырды. Бу сайтка язып төрле төбәкләрдәге балаларның хыялларын тормышка ашыру мөмкинлеге бар. Мондый балалар арасында кечкенәдән пианист булырга хыялланган Байлар Сабасында яшәүче Наилә Сәфәрова да бар. Ул да «Теләкләр чыршысы» сайтына хат язырга булган. Хатында ул үзенең пианист булырга хыяллануы турында яза һәм пианино бүләк итүләрен сорый.Берничә көннән соң “Синен теләгең тормышка ашачак” дигән җавап ала кыз.Озак та үтми Наилә пианинолы була.
Саба балалар сәнгать мәктәбе администрациясы да, үз чиратында, Наиләнең бу матур хыялын белеп,кызны ойгә барып укытуны оештыра. Бүгенге көндә Наиләгә өстәмә белемне югары квалификацион категорияле фортепиано укытучысы Зайнутдинова Зилэ Зариф кызы бирә. Хәзерге вакытта Наилә бик тырышып, зур кызыксыну белән музыка серләренә төшенә, пианинода уйнарга өйрәнә. Аңа сәламәтлек һәм зур уңышлар телибез!