«Saba Вalahoner» муниципаль программасына яңа катнашучылар кушылдылар

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

Районда «Saba Вalahoner» һөнәрләр шәһәрчеге» муниципаль программасы  үз эшен дәвам итә. 13 нче апрель көнне исә программага Килдебәк авылының «Кояшкай» балалар бакчасында йөрүчеләр дә килеп кушылдылар.  «Saba Вalahoner» муниципаль программасын тормышка ашыру кысаларында алар банкир, телевидение журналисты, ветеринария һәм эколог кебек яңа һөнәрләрне үзләштерә башладылар. Программада катнашучыларга Балалар Иҗат үзәгендә паспортлар, “Ак Барс банк"та  купюралар (барслар) тапшырылганнан соң, балалар Ак Барс Банкта, "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясендә, ветеринария станциясендә һәм торак-коммуналь  оешмасында беренче тәҗрибә һәм күнекмәләр алдылар.

15 нче апрельдә шундый ук маршрутка  Шәмәрдәннең 2 нче номерлы “Теремок” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә килеп кушылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International