Интеллектуальная игра "Космический рейс"

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

12 апрель көнне Иштуган авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә Космонавтика көненә багышланган "Космик рейс" дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде. Балалар йолдызлар һәм планеталарның серле дөньясына чумдылар, космонавтика тарихы белән таныштылар. Яшь сәяхәтчеләр игътибарына "Галәм киңлекләренә юл"дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Аннан соң балалар «космоска очу»га әзерлек буенча сынаулар уздылар. Сәяхәтчеләргә космик викторина сорауларына җавап бирү һәм космик табышмаклар, ребуслар чишү өчен белем һәм зирәклек кирәк булды. Сәяхәт К.Булычевның "Алисаның сәяхәте" китабы буенча "Өченче планета сере"дигән фәнни-фантастик мультфильм карау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International