Космонавтика көне.

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

2021 нче елда Ю.А. Гагаринның космос киңлекләренә очуына 60 ел тулды. Шул уңайдан МБГБУ “Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе”ндә әлеге вакыйганы искә алып төрле чаралар үтте. 10 апрель көнне башлангыч сыйныф укучылары арасында “Космостагы хайваннар” дип исемләнгән брейн-ринг үткәрелде. Укучылар ике командага бүленеп көч сынаштылар һәм ахырдан төрле истәлекле бүләкләр алдылар. Шулай ук чара тәмамлангач, “Алга космоска!” дип аталган рәсем конкурсына да йомгак ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International