Әти-әниләрнең күп санлы соравы буенча, балалар өчен яңа уен мәйданчыгы үзәккә күчерелде. Моңа өлкәннәр дә балалардан ким шатланмады. Мәйданчык күп кенә балаларның һәм ата-аналарның игътибарын җәлеп итә. Көнозыны балаларның шат тавышларын ишетеп, шау-гөр килеп уйнауларын күреп күңел шатлана.
Бу эшләр аларның балачагы актив һәм шатлыклы булсын, ә ял куркынычсыз һәм күңелле булсын өчен эшләнә. Яңа уен һәм спорт мәйданчыклары авылларга яңа төсмер, ямь өсти. Тик аларны шулай яңа һәм матур итеп саклау шул ук җирлектә яшәүчеләрдән дә тора.