«Безнең ил – космик держава» - балалар өчен рәсем бәйгесе

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

Лесхоз авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре Ю.А. Гагаринның космоска беренче очуына 60 ел тулу уңаеннан чаралар оештыруларын дәвам итәләр. 10 апрель көнне Лесхоз урта мәктәбендә 3,4 сыйныф укучылары белән «Без ил - космик держава» темасына рәсем конкурсы үткәрелде.

Чара башында балаларга космонавтика көне тарихы, Юрий Гагарин тормышы, галәмдә һәм космонавтикада зур фәнни ачышлар турында сөйләнде. Балалар илебезнең космик киңлекләрне үзләштерүдә һәм фәнни ачышлар ясауда ирешелгән уңышларны белергә һәм горурланырга тиеш. Аннары балалар, үзләренең фантазияләрен һәм күзаллауларын тормышка ашырдылар,  Космонавтика көненә багышланган рәсемнәр ясадылар. Укучылар эшләрендә космик киңлекләр, Галактика, планета һәм йолдызлар фантастик чынбарлыктан безнең дөнья чынбарлыгына әверелде. Рәсемнәр төсе һәм формасы буенча бик кызыклы, экспрессив һәм матур килеп чыкты. Нәтиҗәдә дуслык җиңде! Барысына да татлы бүләкләр тапшырылды. Конкурста катнашкан барлык балаларга да рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International