Безнең активистлар «Ачык космос» Бөтенроссия фестивалендә

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

Шушы  көннәрдә районыбызнын РДШ активистлары, Лесхоз һәм Явлаштау урта мәктәбе укучылары Насибуллина Ильвина белән Әхмәтханова Гөлинә Мәскәү шәһәрендә узган «Ачык космос» Бөтенроссия фестивалендә булып кайттылар.

Әлеге фестивальдә Россиянең 36 төбәгеннән 180 укучы катнашты. Фестиваль программасының 2 көне эчендә активистлар Йолдызлар шәһәрчегендә һәм ВДНХдагы «Космос» павильонында булдылар, космонавт-сынаучы Константин Борисов һәм Россия Герое, очучы-космонавт, РДШ рәисе Сергей Рязанский белән аралаштылар, роверларда узыштылар, виртуаль чынбарлыкта ачык космоска чыга алдылар, квестлар һәм викториналар уйнадылар.

Фестиваль барышында укучылар җитди конкурслар, экспериментлар, фәнни ориентлашу буеча сынаулар үттеләр. Конкурста технологик проектлары иң яхшысы булган командалар исә РДШ стилистикасында PlayStation приставкалары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International