Ел саен 1 нче апрельдә дөньяның күп кенә илләрендә— Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә.
Традиция буенча, безнең мәктәбебездә дә «Кошлар көне» үткәрелде. Әлеге экологик бәйрәмнең максаты-укучыларның табигатьтә һәм кеше тормышында кошларның роле турында белемнәрен тулыландыру.
Бәйрәм уңаеннан, 5 нче сыйныф укучылары кызыклы бәйрәм программасы әзерләделәр-костюмлы чыгышлар, җырлар, биюләр куелды. Бәйрәм кошлар турында шигырьләр һәм җырлар белән башланып китте.
Ә 11 нче сыйныф укучылары радиотапшыру үткәрделәр. Алар кошлар турында кызыклы фактлар сөйләделәр. Әлеге радиотапшыруның максаты: балаларны кошларның күптөрлелеге белән таныштыру, табигатьтә һәм кеше тормышында кошларның зур әһәмияткә ия булуын күрсәтү иде.
Алдан ук «Кошлар турында иң яхшы плакат», «Кошлар турында иң яхшы рәсем» конкурслары игълан ителгән иде. Әлеге конкурсларда укучылар бик актив катнаштылар. Җиңүчеләр грамоталар белән бүләкләнде.