"Гомер бер ул, икәү түгел гомер – яшеннәрдәй кирәк яшьнәргә" 60 яшьлек юбилярлар кичәсе

2021 елның 3 апреле, шимбә

27 март көнне Тимершык мәдәният йортында "Гомер бер ул, икәү түгел гомер – яшеннәрдәй кирәк яшьнәргә" дип исемләнгән 60 яшьлек  юбилярлар кичәсе булып узды. Залда юбилярларның туганнары, балалары һәм авылдашлары җыелды. Юбилярларны Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А .Х. котлады. Һәр чыгыш концерт номерлары белән үрелеп барды. Чәчәкләр, бүләкләр тапшырылды, якын туганнардан, авылдашлардан җылы сүзләр яңгырады һәм иң мөһиме-кабат чираттагы юбилейда очрашу теләге җиткерелде .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International