Халыкара кошлар көненә багышланган чаралар

2021 елның 2 апреле, җомга

1 апрель көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә, Халыкара кошлар көненә багышланган «Кошлар канатларында яз кайта " дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр.

Халыкара кошлар көне-кешенең табигать белән берләшүе бәйрәме. Халыкара кошлар көне ел саен бер үк көнне-1 апрельдә үткәрелә. Мондый дата бәйрәм итү өчен генә сайланмаган. Эш шунда, нәкъ менә март азагы һәм апрель башында җылы яклардан туган якларына кошлар кайта. Бу көнне олылар да, балалар да кошларга мөмкин кадәр ярдәм итәләр: җимлекләр, сыерчык оялары эләләр.

Чарада без балалар белән күчмә һәм кышлаучы кошларны өйрәндек. Уен рәвешендә кошлар сайравын таныдылар . Энциклопедияне карадылар. Чара ахырында 2 нче сыйныф укучыларына сыерчык оясы бүләк иттек, алар аны мәктәп территориясенә элделәр һәм кошлар килүен күзәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International