Мәктәп укучылары арасында флорбол ярышы

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

Мәктәп укучыларының язгы каникулын файдалы итеп үткәрү максатыннан төрле чаралар оештырыла. Шәмәрдән лицее базасында флорбол ярышы үтте. Укучылар ярышка ныклы хәзерлек белән килгәннәр, һәр уен мавыктыргыч узды. Кызлар арасында беренче урынны  Иштуган урта мәктәбе, икенче урында Шекше төп мәктәбе командалары яулады. Егетләр арасында беренче урынга Саба гимназиясе, икенче урынга Шәмәрдән лицее  һәм өченче урынга Шыңар урта мәктәбе командалары лаек булды. Командаларга грамота һәм акчалата бүләк тапшырылды. Аларны чын күңелдән котлыйбыз! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International