Буа шәһәрендә узган авиамодельләштерү буенча республикакүләм ярышларда Шәмәрдән лицее һәм Тимершык урта мәктәбе укучылары катнашып, яхшы нәтиҗәләр белән кайттылар. Ярышлар ике категориядә ике мәйданчыкта узды. Беренче мәйданчыктагы ярышларда Тимершык урта мәктәбе укучысы Кәримов Сәләхетдин 3нче урынга лаек булды. Җитәкчесе – И.К.Шәйморзин.
Икенче мәйданчыкта ярыш сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле укучылар арасында узды. Шәмәрдән лицее укучылары - Имамиева Риана, Мингазова Динара, Асретдинов Рушан һәм Степанов Самир нәтиҗәле чыгыш ясап, биш 2нче, дүрт 3нче урыннарга лаек булдылар. Гомуми зачётта команда 2нче урынны яулады. Җитәкче - П.В.Осипов