Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында Консультация-кисәтү

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән килде:

Метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү

31 март 16 сәгатьтән 1 апрель 18 сәгатькә кадәр.

  Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 31 март кичендә һәм 2021 елның 1 апрелендә төнлә урыны белән күз күреме 1-2 километрга кадәр начараюы белән  буран көтелә.

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 1 апрелендә төнлә һәм көндез урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 17-22 метр (Казанда 20 метрга кадәр).

 

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International