Мәгариф хезмәткәрләренең волейбол ярышы

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

26 нчы март көнне, Саба спорткомплексында мәгариф хезмәткәрләре арасында И.Г.Гараев истәлегенә багышланган волейбол ярышының финалы узды. Биредә  үз зоналарында 1-2 нче урынны алган командалар көч сынаштылар. Уеннар бик күңелле һәм мавыктыргыч барды. Гомуми нәтиҗәләрдән сон 1нче урынны Икшермә кадет мәктәбе командасы, 2 нче урынны Симет урта мәктәбе командасы, 3 нче урынны Саба гимназиясе командасы яулады. Җиңүчеләргә грамота һәм акчалата бүләк тапшырылды. Икшермә кадет мәктәбе командасы кубокка ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International