Росреестр идарәсе һәм Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы татарстанлылар өчен уртак консультацияләр үткәрәчәк

2021 елның 26 марты, җомга

Клиент көненә багышланган мәгълүмат кампаниясе кысаларында Росреестр идарәсе һәм Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы гражданнарга ведомстволар эшчәнлеге мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәк.

2021 елның 30 мартында экспертлар «Игелекле эшләр көне»хәйрия фондында күчемсез милекне рәсмиләштерүгә кагылышлы сорауларга җавап бирәчәкләр.

Әлеге чара Казан шәһәре, Калинин ур., 3 йорт адресы буенча («яхшы куллар» склады) 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр узачак. Түләүсез юридик консультация алу өчен 8 (843) 236-65-61 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.

2021 елның 31 мартында 10нан 12гә кадәр Росреестр һәм Татарстанның Кадастр палатасы экспертлары дәүләт кадастр исәбендә тору һәм күчемсез милеккә хокукларны теркәүдән баш тарту мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрәчәкләр.

"Кайнар линия" гә шалтыратып, теләгән һәркем белә ала:

- Нинди очракларда килешү туктатылырга мөмкин?

- Күчемсез милеккә хокукларны теркәү һәм кадастр исәбенә алуны туктатып торганда нинди гамәлләр тәртибе бар?

- Документларны карау һәм теркәлүне туктатып торудан башка кире кайтару ни белән аерылып тора?

Кайнар линия телефоны (843)255-25-71.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International