Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында “Нәүрүз” бәйрәме

2021 елның 26 марты, җомга

25 март көнне Югары Утар балалар йорты - интернатында эшләүче хезмәткәрләр балалар белән берлектә “Нәүрүз” бәйрәмен үткәрделәр.

   Максат: милли бәйрәмебез-«Нәүрүз»хакында мәгълүмат бирү; милли гореф-гадәтләребез аркылы балаларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

   Нәүрүз – фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата. Ул бик борынгыдан килгән бәйрәм – Яңа елны каршылау бәйрәме булган. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килгән. Шулай ук бу бәйрәм безнең төбәкләрдә, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала.

   Бәйрәм итүнең гореф-гадәтләре,йолалары буыннан – буынгакүчеп,безнең заманнарга хәтле килеп җиткән.Бәйрәмдә бер-береңне татлы ризык белән сыйлау -төп кагыйдәләрнең берсе булган. Бу- тормыш гел шулай баллы булсын,дигәнне аңлаткан.Тормыш гөлләр гөлләр кебек күркәм булсын дип,чәчәкләр бүләк иткәннәр. Карга боткасы-Нәүрүзнең бер өлеше булып тора. Аны икенче төрле “Дәрә”,яки “Зәрә боткасы” дип йөртәләр.

    Без дә елдагыча бара торган гореф -  гадәтебезне бозмадык, бәйрәмебезне төрле уеннар, конкурслар, җыр – биюләр белән үреп бардык. Бәйрәм кунакларын кайнар чәй, коймак һәм дә ботка белән сыйладык.

     Бәйрәм бик күтәренке рухта үтте. Бәйрәм ахырында балалар татлы күчтәнәчләр белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International