"Гараж амнистиясе" - булырга!

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасы «гараж амнистиясе»турында закон проектын өченче, ахыргы, укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасында законның үз көченә керү вакытын 2021 елның 1 сентябреннән билгеләргә тәкъдим иттеләр, шул рәвешле төбәкләргә һәм муниципалитетларга гражданнарга гаражлар һәм җир кишәрлекләрен рәсмиләштерүдә ярдәм итү буенча законнар базасын эшләүгә әзерләнергә мөмкинлек бирде. Гадиләштерелгән тәртип 5 ел, ягъни 2026 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак.
«Хәзерге вакытта гражданнар үз гаражларын рәсмиләштерүдә кыенлыклар кичерә һәм еш кына судларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр. Әйтик, Татарстанда, ЕГРН мәгълүматларына караганда, гаражлар билгеләнгән 50 меңгә якын күчемсез милек объекты хокукка ия булучылар турында мәгълүмат юк. «Гараж амнистиясе» турындагы Закон аларның хуҗаларына гадиләштерелгән тәртиптә тулы кыйммәтле милекче булырга ярдәм итәчәк. Үз чиратында, Татарстан Росреестры гражданнарның гараж объектларына хокукларны рәсмиләштерүдә проблемалары тумасын өчен, республика башкарма хакимияте органнарына максималь ярдәм күрсәтергә әзер, шул исәптән консультация һәм методик ярдәм күрсәтергә әзер», - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International