25 март көнне Гимназия БДИ базасында әти-әниләр өчен “Әти-әниләр бердәм БДИ тапшыру көне” бөтенроссия акциясе узачак. Акциядә районның барлык мәктәпләреннән дә диярлек булачак чыгарылыш укучыларының ата-аналары катнаша. Бу көнне ата-аналар үз балалары белән урыннарын алыштырырга һәм имтихан пунктына кергәннән алып үз нәтиҗәләрен алганчы БДИ процедурасын үтәргә мөмкинлек алачак. 2021 елда аларга рус теле буенча БДИның кыскартылган вариантын язарга тәкъдим ителәчәк, ул төрле типтагы имтихан биремнәре турында күзаллау бирә. Ата-аналардан тыш, бу көнне сынау имтиханы тапшыру мөмкинлеге матбугат чаралары вәкилләренә дә бирелә.
Чара барышында түбәндәгеләрне күрергә мөмкин булачак:
- БДИда теркәлү ничек уза һәм аудиторияләрдә катнашучыларнын эш урыны ничек оештырылган;
- БДИ уздыруның объективлыгын тикшереп тору ничек оештырыла;
- эпидемиологик иминлекнең нинди чаралары кулланыла.