Хәзер кадастр эшләрендә экономияләү җиңелрәк булачак

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

     Татарстан Росреестры хәбәр иткәнчә, 2021 елның 23 мартыннан Комплекслы кадастр эшләрен башкаруга кагылышлы законнардагы үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер бакча ширкәтләренә, бюджеттан тыш акча бүлеп бирүне көтеп тормыйча, бу хезмәткә заказ бирергә рөхсәт ителә.

     Исегезгә төшерәбез, элек гамәлдә булган закон редакциясендә, Комплекслы кадастр эшләрен башкаруга заказ бирүче (ККР), күп санлы җир кишәрлекләре һәм капиталь төзелеш объектлары белән бергә, җирле үзидарә органнары чыгыш ясады. Шул ук вакытта эшләр шул ук җирле бюджетлар һәм региональ һәм федераль бюджетлардан җибәрелә торган субсидияләр хисабына финансланды. Әмма алар һәрвакытта да бакча ширкәтләрен объект буларак сайламыйлар. Шуның аркасында шәһәр читендәге участок хуҗалары кадастр эшләре өчен подрядчыларны мөстәкыйль эзләргә тиешләр иде.

     Шунысы игътибарга лаек, бер кооператив территориясендә реестрдагы хаталарда милекчеләргә аларны һәр участок буенча төзәтергә туры килде, шуңа күрә аларга финанс йөкләнеше дә артты. Якынча бәяләүләргә караганда, бер объектка күчереп исәпләгәндә Комплекслы кадастр эшләренең уртача бәясе - 1 300 сум тирәсе, шул ук вакытта гади кадастр эшләрен башкаруның уртача бәясе — 4 000 сумнан алып 12 000 сумга кадәр.

     Хәзер исә, законнардагы үзгәрешләр нәтиҗәсендә, юридик һәм физик затлар, шул исәптән кулланучылар кооперативларында, милекчеләр ширкәтләрендә катнашучылар, заказчылар сыйфатында үзләре чыгыш ясый һәм барлык объектлар өчен, мәсәлән, бакча ширкәте өчен Комплекслы кадастр эшләре үткәрә алалар, моның өчен территориядә яшәүче гражданнарның гомуми карарлары гына җитәрлек булачак.

     Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин билгеләп үткәнчә, әлеге законны гамәлгә ашыру, шул исәптән, күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрындагы мәгълүматларның сыйфатын күтәрүгә ярдәм итәчәк, ә бердәм дәүләт реестрындагы тулы һәм төгәл мәгълүматлар Җир ресурслары белән нәтиҗәле идарә итүне төзергә, яңа цифрлы сервислар булдырырга, димәк, гражданнарга күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфаты яңа дәрәҗәгә күтәреләчәк.

     «Закон үз көченә керә торган үзгәрешләр гражданнарның акчаларын янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк, шулай ук җир кишәрлекләре чикләренең урнашу урынындагы хаталарны юкка чыгарырга һәм җир бәхәсләрен хәл итәргә ярдәм итәчәк», - дип ассызыклады ТР буенча Кадастр палатасы директоры урынбасары Антон Самойлов.

     Белешмә өчен: Комплекслы кадастр эшләре җир кишәрлекләре чикләрен билгеләү, анда нинди биналар, корылмалар, төзелеп бетмәгән төзелеш объектлары урнашуын ачыклау, шул исәптән мәйданнар, урамнар һәм инфраструктураның башка элементлары булган күп фатирлы йортлар һәм гомуми кулланылыштагы участоклар булган җир участоклары булдыру өчен кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International