Балалар иҗат үзәге базасында Арча, Әтнә, Питрәч, Балтач, Кукмара, Теләче, Биектау, Саба районнарының балалар хәрәкәте буенча җаваплы кураторларның зона киңәшмәсе булып узды. Әлеге киңәшмәдә «Детство без границ» XXIII Халыкара фестивале һәм «Минем инициативам» социаль проектлар конкурсларының зона этабына йомгак ясалды. Агымдагы уку елында конкурсларның зона этабына 100 дән артык эш кабул ителде, шуларның 22се төрле номинацияләрдә 1 урынга лаек булдылар һәм конкурсның республика этабына тәкъдим ителделәр.