Җ.Ч. «Игенче» җәмгыятендә  техникаларны  карау буенча семинар-киңәшмә узды

2021 елның 23 марты, сишәмбе

   23 нче мартта Җ.Ч. «Игенче» җәмгыятендә Теләче  муниципаль районы гостехнадзор инспекторы Назиров Х.Х. , Саба муниципаль районы авыл хужалыгы hәм азык-төлек идарәсе белгече Харисов  Р.В hәм  авыл хуҗалыгы оешмаларынын баш инженерлары катнашында , техникаларга урнәк карау уздырылды.

  Семинар – кинәшмәдә беренче сүз итеп , хуҗалык житәкчесе А.З.Зарипов , хуҗалыкның  эшчәнлеге белән таныштырып узды.

   Гостехнадзор инспекторы Назиров Х.Х. техникаларнын төзеклеге буенча таләпләрне анлатты.

  Авыл хуҗалыгы машиналарының техник торышына килгәндә, монда тышкы яктырту приборлары, руль системасы һәм тормозларның төзеклеге, машина маеның һәм ягулыкның акмавы, аптечкаларның тулы комплектта булуы тикшерелде. Тракторларның сигнал утлары эшли, янгын сүндергечләр, авария билгеләре  барысы да урынында.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International