Шәмәрдән авылында «Нәүрүз» бәйрәме узды. Ул җирнең, табигатьнең уянуын, яз килүен һәм көнчыгыш календаре буенча яңа ел җитүен символлаштыра. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Шәмәрдән лицее укытучылары һәм укучылары бу бәйрәмгә бик яхшы әзерләнделәр. Төрле предприятиеләр арасында конкурслар үткәрелде, алар концерт номерлары белән чиратлашып барды. Жюри «Нәүрүз»нең сәламләвен, өстәл бизәлешен, ботканы, шулай ук һәр предприятиенең концерт номерын бәяләде. Бәйрәм ахырында безнең лицей II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Бәйрәм программасы бик күңелле булды. Авыл халкы һәм кунаклары ботка, кайнар чәй һәм коймак белән сыйландылар.