Район мәктәпләрендә 22 мартта язгы каникул башлана. Ул 29нчы мартка кадәр дәвам итәчәк. Барлык уку йортларында каникул көннәренә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар билгеләнгән. Спорт, мәдәни чаралар узачак, экскурсияләр оештырылачак. Чыгарылыш сыйныфлар укучылары өчен каникул вакытында төрле фәннәр буенча консультацияләр үткәрелә.