2021 ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан учрашу һәм экскурсияләр

2021 елның 19 марты, җомга

Татар теленең байлыгын, җыр-моңын саклап калу, татар басмаларын үстерү максатыннан, 6 нчы март көнне, туган телебезгә багышланган,  бай һәм эчтәлекле  “Бер күрешү үзе бер гомер” дип исемләнгән очрашу узды. “Гаилә һәм мәктәп” журналының баш мөхәррире Хабибрахманова Галия Илдар кызы мәктәбебезгә очрашуга килде.  Галия Илдар кызы җаваплы эшенең үзенчәлекләре, татар басмаларының әһәмияте, ничек итеп журналист һөнәрен сайлавы турында сөйләде, укучыларның сорауларына җавап бирде. Очрашу  укучыларның  матур җырлары, күңелле биюләре, туган телебезгә багышланган шигырьләре белән үрелеп барды. Очрашудан күңелле тәэсирләр белән, рухи азык алып, киләчәктә дә очрашулар  насыйп булсын дип таралыштык.

2021 ел – Туган телләр  һәм  халыклар бердәмлеге  елы  уңаеннан мәктәбебездә милли почмак булдырылды.  Элеккеге татар өе мохите, гореф- гадәтләре , тарихи мизгелләр белән якыннанрак танышу максатыннан   укучылар  милли почмакка  экскурсия  керәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International