Татарстанда 50 меңгә якын күчемсез милек объекты гаражлар белән хокукка ия булучылар турында мәгълүмат юк

2021 елның 19 марты, җомга

Дәүләт Думасы «гараж амнистиясе»турында закон проектын икенче укылышта кабул итте. Росреестр катнашында эшләнгән әлеге закон проекты гараж билгеләнешендәге объектларга һәм алар урнашкан җир кишәрлекләренә хокукларны рәсмиләштерү мәсьәләләрен җайга салуга ачыклык кертергә тиеш.
Гараж объектларын биш ел дәвамында - 2021 елның 1 сентябреннән 2026 елның 1 сентябренә кадәр милек итеп рәсмиләштерүне гадиләштерергә тәкъдим ителә. Гаражны һәм җирне бер гариза бирү юлы белән милеккә рәсмиләштерү процедурасы каралган.
«Гараж амнистиясе» нең гамәлдә булуы 2004 елның 31 декабренә кадәр, ягъни РФ Шәһәр төзелеше кодексы гамәлгә кергәнче төзелгән гараж билгеләнешендәге объектларга кагылачак. Сүз фундаменты һәм стеналары булган капиталь корылмалар турында гына бара. Корылмалар бер катлы, торак биналардан башка булырга тиеш. Алар гараж-төзелеш кооперативлары составына керә яки аерым торучы капиталь корылмалар була ала. Гараж урнашкан җир дәүләт карамагында булырга тиеш. «Гараж амнистиясе» астына күп катлы йортлар һәм офис комплекслары каршындагы җир асты гаражлары да эләкми. Шулай ук закон проекты капиталь булмаган гаражлар, шул исәптән ташламалы категория гражданнар өчен дә урнаштыруның максималь гади механизмын күздә тота.
Закон проекты белән гражданинның гараж билгеләнешендәге объектка ия булуын раслаучы документлар исемлеге билгеләнә. Аларга гараж кооперативында пай түләү турындагы документ, элек гаражны бүлү турында карар, элек алынган техник инвентарьлаштыру документлары һәм башкалар керә ала.
Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова аңлатканча, бүгенге көндә республикада 746 кеше кадастр инженеры аттестатына ия булган. гаражны милеккә рәсмиләштерү өчен гражданнар җирле үзидарә органнарына (шул исәптән КФҮ аша), гараж ия булу фактын раслый торган теләсә кайсы документ кушып, гамәлдәге гараж астында җир кишәрлеге бирү турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиешләр. Участок һәм гаражны теркәү өчен гаризаны җирле үзидарә органы бирергә тиеш, шул ук вакытта дәүләт пошлинасын түләргә кирәкми.
«Хәзерге вакытта гражданнар үз гаражларын рәсмиләштерүдә кыенлыклар кичерә һәм еш кына судларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр. Әйтик, Татарстанда, ЕГРН мәгълүматларына караганда, гаражлар билгеләнгән 50 меңгә якын күчемсез милек объекты хокукка ия булучылар турында мәгълүмат юк. «Гараж амнистиясе» турындагы Закон аларның хуҗаларына гадиләштерелгән тәртиптә тулы кыйммәтле милекче булырга ярдәм итәчәк. Үз чиратында, Татарстан Росреестры гражданнарның гараж объектларына хокукларны рәсмиләштерүдә проблемалары тумасын өчен, республика башкарма хакимияте органнарына максималь ярдәм күрсәтергә әзер, шул исәптән консультация һәм методик ярдәм күрсәтергә әзер», - дип ассызыклады Лилия Борһанова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International