«Торсак та без төрле җирләрдә- без яшибез Татар илендә» конкурсның зона этабы

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

17 март көнне Лесхоз мәдәният йортында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган «Торсак та без төрле җирдә - без яшибез Татар илендә» конкурсының зона этабы булып узды. Конкурста безнең районның 11 авылы төрле концерт номерлары һәм күргәзмәләр белән катнашты.

Конкурста шулай ук Лесхоз мәдәният йорты каршындагы «Тургай» фольклор коллективы, «Су буе» сәхнәсе белән, «Шома бас» коллективы да катнашты. Алмаз Минеголов һәм Данис Яруллинның җырлары да бар иде. Шулай ук Лесхоз бистәсе кул эшләре күргәзмәсе дә оештырылган иде.

Сәхнәгә чыккан һәр номерны жюри бәяләде. Чара югары дәрәҗәдә узды, һәр катнашучы көчле эмоцияләр һәм алкышлар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International