16 март көнне «Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә хәйрия максатларында VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Галиев Марат Ибраһим улы булып китте. Марат Ибраһим улы интернатка күп функцияле караватлар бүләк итте. Интернат администрациясе һәм социаль хезмәтләр алучылар ихлас күңелдән рәхмәтләрен белдерәләр!