Олы Нырты авыл китапханәсе беренче сыйныф укучылары өчен (сыйныф укытучысы Сафаргалиева Фирдания М.), “ Газиз туган телем “ дип исемләнгән әдәби сәгать һәм уен-викторина үткәрделәр. Балалар чарада укучыларның мәдәни көндәлекләре белән катнаштылар . Чарабызның максаты: укучыларда туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту, милли горурлык хисләре тәрбияләү, туган телебезне якларга һәм сакларга кирәклеген өйрәтү ,туган телгә ,туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү иде.