Түбән Кама шәһәрендә “Импульс-2021” республикакүләм авиамодельләштерү ярышларында район командасы өчен Икшермә кадет мәктәп-интернаты, Шәмәрдән лицее, Тимершык мәктәбе укучылары көч сынашты. Ачык һавада үткән ярышлар нәтиҗәсендә Шәмәрдән лицее укучысы Алимов Ильшат 1 нче призлы урынга лаек булды, шулай ук Ильшат командалар арасында да 2 нче урын яулады.