Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары 3 чирек нәтиҗәләре буенча зачетлар тапшыралар, «Созвездие-Йолдызлык 2021» фестиваленә репетиция эшләре алып баралар.

2021 елның 16 марты, сишәмбе

2020-2021 уку елының 3 нче чиреген тәмамлау алдыннан 10-20 нче  март көннәрендә Саба балалар сәнгать мәктәбенең музыка һәм бию бүлекләре укучылары зачетлар тапшыралар, контроль дәресләр үткәрәләр. Куелган бурычларны балалар яхшы башкара. Шулай ук, ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык 2021» республика телевизион яшьләр фестиваленә әзерлек кысаларында бию коллективларының һәм вокаль башкаручыларның репетиция эшләре алып барыла. «Созвездие-Йолдызлык 2021» фестиваленең зона этабы 18 март көнне  Биектау районының Шәпше авылында узачак. Укучыларга уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International