Журналист Люция Шәрәфиева белән очрашу

2021 елның 16 марты, сишәмбе

13 март көнне Олы Кибәче урта мәктәбендә "Болгар" радиосының яңалыклар хезмәте мөхәррире, "Хәтер китабы", "Эчәр суым синдә, Кибәчем!" китаплары авторы, Татарстан журналистларының "Бәллүр каләм" бүләге иясе, филология фәннәре кандидаты, авылдашыбыз Люция Шәрәфиева белән "Бер очрашу-бер гомер" дип исемләнгән очрашу кичәсе узды. Кунагыбыз үзенең балачагы, студент еллары, иҗаты турында сөйләде. Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды. Очрашу эчтәлекле һәм истә калырлык булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International