«Саба урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесендә дәүләт урман инспекторлары өчен квалификация күтәрү курслары узды

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

«Саба урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесендә дәүләт урман инспекторлары өчен өч көнлек квалификация күтәрү курслары узды.

Уку барышында урманнарны саклау, яклау, яңадан торгызу һәм алардан файдалану, урман кишәрлекләрен арендалау, техник документларны алып бару, хезмәт сагы һәм куркынычсызлык техникасы мәсьәләләре каралды. Шулай ук урман законнарын бозу турында актлар һәм административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү кагыйдәләренә дә игътибар бирелде.

Лекцияләр белән тыңлаучылар алдында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Айрат Әхмәров, «Саба урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Васыйл Гыйззәтуллин, «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУнең урманны саклау һәм яклау буенча инженеры Зоя Мултанова һ.б. чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International