Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән килде:
Метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү
14 март 18 сәгатьтән 15 март 18 сәгатькә кадәр.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 15 мартында төнлә һәм көндез урыны белән:
-500-1000 метрга кадәр күрү сәләте начараю белән буран;
-секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил, (Казанда секундына 18 метрга кадәр.);
бозлавык;
- төнлә көнбатыштан көчле кар;
-юлларда кар көртләре һәм бозлавык көтелә.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.