Озын толым

2021 елның 12 марты, җомга

8 март көнне Иштуган авыл мәдәният йортында кызлар өчен «Озын толым» дигән конкурс үткәрелде. Конкурс «Визит карточкасы»ннан башланды. Кызлар артистлык белән үзләре һәм мавыгулары турында сөйләделәр. Алга таба озын чәчләрдә прическалар ясау өстендә «эшләделәр", интеллектуаль конкурста көч сынаштылар,кул эшләрен күрсәттеләр, аппликация ясадылар (татар хатын-кызлар баш киемнәре шаблонын бизәделәр). Конкурста катнашучылар чәчләрне карау кагыйдәләре турында сөйләделәр. Конкурсның соңгы этабында кызларга яулыкларны оригиналь бәйләргә туры килде. Барлык катнашучылар да зирәклек, тапкырлык, күпкырлы талантлар,һәм, әлбәттә, озын матур чәчләр белән сөендерделәр. Конкурс бер сулышта узды. Кызларга бүләкләр тапшырылды. Шулай ук стенгазета да чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International