Кызыл-Мишә мәдәният йортында концерт-конкурс

2021 елның 9 марты, сишәмбе

6 март көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында, китапханәче белән берлектә, 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Киленнең – кызганнары, кызларның – уңганнары» дип исемләнгән бәйрәм концерт-конкурсы булып узды. Бу көнне тамаша залы язгы кәеф атмосферасына, тамашачыларның елмаюларына,  шатлыкларына бай булды. Концертны алып баручылар: китапханәче Әүхәдиева Г. һәм мәдәният йорты мөдире Гаттарова С. барлык катнашучыларны якынлашып килүче яз, мәхәббәт һәм өмет бәйрәме белән котладылар, аларга сәламәтлек, иминлек, язның үзе кебек якты һәм шатлыклы көннәр теләделәр. Конкурста катнашучы кызлар һәм киленнәр – Хәбибуллина Әдилә, Шагабиева Дилә, Гаттарова Айгөл, Сабирова Әлфия, Гаттарова Ләйсән һәм Мөбәрәкова Фәридә үзләренең талантларын күрсәттеләр һәм тамашачыга бүләк иттеләр. Тәкъдим ителгән төрле-төрле биремнәрне конкурсантлар җиренә җиткереп үтәделәр. Киленнәрнең һәм кызларның чыгышларын Альфред Фәхриев, Таңсылу Галимова, Айдар Хантимиров, Нурия Вәлиева музыкаль номерлар белән бизәделәр. Конкурста катнашучыларның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм чарасы тамашачыларда уңай эмоцияләр калдырып,  бер сулышта узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International