«Хатын-кыз-тормыш бизәге» концерт программасы

2021 елның 9 марты, сишәмбе

7 март көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Хатын-кыз-тормыш бизәге»дип исемләнгән концерт программасы оештырдылар. Ел саен 8 мартта билгеләп үтелә торган бәйрәм «хатын-кызлар көне»буларак, берничә илдә билгеләп үтелә. Тарихи яктан күп кенә илләрдә хатын-кызларның тигез хокуклар өчен көрәштә бердәмлек көне буларак барлыкка килде. 1975 елның мартыннан Халыкара хатын-кызлар көне ООН да билгеләп үтелә.

   Бәйрәм концертында «Ләйсән» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр заманча биюләр һәм туган телдә җырлар белән катнаштылар. Шулай ук Лесхоз мәдәният йорты каршындагы «Шома бас» бию коллективы да чыгыш ясады. Җырлар белән Лесхоз бистәсе үзешчәннәре чыгыш ясады. Концерт бер сулышта узды, зал хатын-кызларның бәхетле йөзләре белән шыгрым тулы иде, чөнки сәхнәдә аларның ирләре, абыйлары, балалары, туганнары чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International