«Туган тел - безнең мирас»

2021 елның 9 марты, сишәмбе

6 март көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Лесхоз мәктәбенә «Туган тел - безнең мирас» дигән тема белән культпоход оештырдылар һәм үткәрделәр.

Туган тел-без үз тирәбездә кечкенәдән ишеткән тел. Һәр халыкның үз ул. Теге яки бу милләтнең теле аның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен чагылдыра. Туган тел - ул безнең мирас.

 Чарада без балалар белән шигырьләр укыдык, туган телләр турында сөйләштек, татар шагыйрьләренең китаплары белән таныштык. Китапханәче балаларга дипломнар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International