Саба балалар сәнгать мәктәбендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган ачык дәрес үткәрелде.

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту максатыннан, 2021 ел Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Саба балалар сәнгать мәктәбендә 3 март көнне рәсем бүлеге укытучылары Галиева Э. Р. һәм Гомәрова Л. Г. 2-3 сыйныф укучылары белән  2021 ел Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган ачык дәрес үткәрделәр. Дәрестә укучылар орнамент төшенчәсе, аның барлыкка килүе, рәсем мотивлары буенча орнамент характеристикасы белән таныштылар. Бирем белән беррәттән, укытучылар балаларны орнаментның барлыкка килүе һәм төрләре белән таныштырдылар, "Кем тизрәк табар" уен-кроссворд үткәрделәр. Дәрескә Саба районы мәдәният бүлеге рәссамы Расих Алтынбаев чакырылган иде. Ул укучыларга һөнәри юнәлеш бирү буенча чыгыш ясады, алар белән җанлы әңгәмә оештырды. Дәрес ахырында укучылар куелган максатны үтәп, милли татар орнаменты белән бизәлгән әзер эшләнмәләрне тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International