«Урман чаңгы юлы – 2021» кышкы спартакиадасы

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

27 нче февральдә Кукмара муниципаль районының Лубян авылында «Урман чаңгы юлы – 2021» кышкы спартакиадасы булып узды.

Ярышларда Министрлык һәм аның карамагындагы учреждениеләр катнашты. Чарага 200дән артык кеше килгән иде.

Ярышларны ачу тантанасында катнашучыларны Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев сәламләде.

Ярышлар флагын күтәрү хокукы 2020 елгы Спартакиада җиңүчеләренә – ДКУ «Саба урманчылыгы» һәм ДБУ «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» командасына насыйп булды.

«Урман чаңгы юлы – 2021» кышкы спартакиадасы йомгаклары буенча, җитәкчеләр арасында беренче урынга– ДБУ «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» директоры Илһам Рәхмәтуллин лаек булды.

35 яшь һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар арасында:

1 нче  урында – урман тармагы ветераны Нәгыйм Газизов

18 яшьтән 35 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында:

1 нче урын- Гүзәл Нәфыйкова

2 нче урын-  Наталья Иванова

35 яшь һәм аннан өлкәнрәк хатын-кызлар арасында:

 1 нче урын- Гөлсем Миңнеханова

 2 нче урын –  Лилия Галимуллина

 Команда зачетында урыннар түбәндәгечә бүленде:

 беренче урында – «Саба урманчылыгы» ДКУ

 икенче урында – Лубян урман-техника көллияте

 өченчедә – ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы

Команданы җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International