Саба балалар сәнгать мәктәбендә әтиләр конференциясе оештырылды.

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

25 февраль көнне  әтиләргә ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү, мәктәп белән гаилә арасында  тыгыз элемтә  булдыру, әти кешенең гаиләдә бала тәрбияләүдә ролен үстерү максатыннан, Саба балалар сәнгать  мәктәбендә “Гаиләдә ата тәрбиясе , гаиләнең  ныклыгы – илнең матур киләчәге” дигән темага әтиләр конференциясе оештырылды. Конференциядә  60 әти катнашты. Чарада район прокуроры Абитов Зөфәр Мавлетович, Мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Фидаилевич, Хәрби комиссариат  житәкчесе Закиров Фәнис Фәритовичлар чыгыш ясадылар.  Бәйрәм укучыларның  ялкынлы чыгышлары белән үрелеп барды. Балалаларның әтиләре белән төшкән фотолардан  презентация тәкъдим ителде. «Һәр кешегә әти кирәк»  дигән видеоролик  карау оештырылды. Чара тәрбияви югарылыкта , оешкан төстә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International