Саба муниципаль районы Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре слеты

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

Кичә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Саба муниципаль районы Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре слетында катнашты. Чара ТР ДБУ "Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы" базасында узды. Слетта катнашучыларны сәламләп, ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров республиканың урман комплексының торышы һәм алдагы чорга өстенлекле бурычлар турында сөйләде. «Саба урманчылыгы һәм Саба урман хуҗалыгы тармакның алдынгы учреждениеләренең берсе, - дип билгеләп үтте министр. – Фидакарь хезмәтегез һәм үз эшегезгә бирелгәнлегегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет һәм киләчәктә уңышлар телим".

         Шулай ук катнашучыларны Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм «Саба урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Васил Гыйззәтуллин котлады.

Чара кысаларында районның иҗат коллективлары катнашында концерт-музыкаль программа оештырылды. Учреждениенең алдынгы хезмәткәрләре мактау грамоталары белән бүләкләнде.

 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International