“Туган телем” – Халыкара туган тел көненә багышланган онлайн конкурс

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

 

         

“Туган телем” – Халыкара туган тел көненә багышланган онлайн конкурс

21 февраль көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Халыкара туган тел көненә багышланган «Туган телем» дип исемләнгән онлайн конкурс үткәрделәр.

Туган тел – җанга якын, кадерле булган газиз тел. Анда безнең әти-әниләребез, әбиләребез һәм бабайларыбыз сөйләшәләр, Анда безнең балалар, оныклар һәм оныкчыклар да аралашачак. Нәкъ менә шуңа күрә аны лаеклы рәвештә саклап калу бик мөһим, чөнки туган тел, ул-буыннан-буынга тапшырыла торган мирас, ул халыкның бөтен тарихын үз эченә ала, аның кәефен, уйларын һәм вакыйгаларын сеңдерә. Бүгенге чара нәкъ менә шул максат белән үткәрелде: туган телне саклау һәм аңа карата мәхәббәтебезне тагын да ныгыту.

Безнең конкурста төрле яшьтәге 16 бала катнашты. Балалар онлайн форматта чыгыш ясадылар, ә видео материаллар Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханәнең Инстаграм битләрендә урнаштырылды. Конкурсантларны бүләкләү мәдәният йорты сәхнәсендә узды. Чараны «Нургали» мәчете имам-хәзрәте туган тел турында вәгазь белән ачып җибәрде. Балалар өчен мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан концерт номерлары һәм күргәзмә әзерләнгән иде. Чара «И туган тел» җыры белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International