19нчы февраль көнне Мамадыш муниципаль районы Мамадыш шәһәрендә “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенроссия бәйгесенең зона этабы булып үтте. Республикабызның 5 муниципаль районыннан иң яхшы татар теле һәм әдәбият укытучылары көч сынашты. Алар арасында Саба, Питрәч, Балык Бистәсе, Мамадыш, Алабуга районнарының муниципаль этап җиңүчеләре.
Бәйгедә катнашучылар дәрес үткәрүнең кызыклы формаларын, укучылар белән эшләүнең нәтиҗәле алымнарын, заманча технологияләрне педагогик эшчәнлектә куллану ысулларын күрсәттеләр.
Әлеге бәйгедә Саба районы данын Килдебәк урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Аскаров Нияз Минигаян улы яклады.