Татарстан Росреестры быел беренче кадастр инженерлары рейтингын тәкъдим итте

2021 елның 19 феврале, җомга

Мәсәлән, җир кишәрлекләре чикләрен билгеләү, ызанлау планын төзү яки күчемсез милеккә документлар рәсмиләштерү, аны алга таба сату, бүләк итү яки мирас итеп тапшыру кебек мәсьәләләрне хәл иткәндә, кадастр инженерларына мөрәҗәгать итәргә туры килә.Күпләрдә белемле белгечне ничек дөрес сайларга дигән сорау туа.

Нәкъ менә шул максатлар өчен Татарстан Росреестры тарафыннан 2017 елдан кадастр инженерларының рейтингы алып барыла, ул документларны әзерләү сыйфаты һәм күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә кую вакытында кабул ителгән уңай һәм тискәре карарлар саны кебек күрсәткечләргә нигезләнгән.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин: "чыннан да, Татарстан Росреестры төзегән рейтинг ышанычлы кадастр инженерын сайлауда ярдәм итә. Чөнки белгечнең ни дәрәҗәдә белемле булуына, соңыннан кадастр исәбенә кую һәм алга таба хокукны теркәү турындагы уңай карар яки, киресенчә, аны туктатып тору яки хәтта баш тарту турындагы карар бәйле булачак. Икенче очракта гражданнар өчен бу вакыт югалтуга һәм матди зыянга әйләнә".


Шулай итеп, туктатулар һәм баш тартулар проценты 35 тән артык булса, кадастр инженеры кызыл зонага эләгә. Әгәр туктатулар һәм баш тартулар проценты 35тән ким булса, 18дән артыгы «Ак»га туры килә. 18% тан да ким булмаган очракта — «Яшел»гә.

«Идел буе кадастр инженерлары ассоциациясе«СРО башкарма директоры Вадим Савельев: «әгәр заказчылар конкрет кадастр инженерының эш сыйфатыннан канәгать булмаса, алар үз искәрмәләрен +7 (843) 291-05-10 телефоны буенча калдыра ала.Без аралашуга һәрвакыт ачык һәм килеп туган проблемаларны хәл итүдә ярдәм итәргә әзер".

Кадастр инженерларының актуаль рейтингы белән Росреестрның рәсми сайтында танышырга мөмкин rosreestr.tatarstan.ru кадастр инженерын сайлап алу эшчәнлеге дә кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International