Республика һөнәри конкурсы "Ел тәрбиячесе-2021" зона этабы

2021 елның 19 феврале, җомга

Саба районы Шәмәрдән 3нче номерлы  “Салават күпере” балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә тәрбия бирү оешмалары педагоглары арасында республика һөнәри конкурсы “Ел тәрбиячесе-2021” зона этабы үткәрелде. Үзләренең һөнәри осталыкларын Арча, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче районнарыннан 15 тәрбияче күрсәтте. Конкурс ике номинациядә уза: “Ел тәрбиячесе” һәм “Туган телдә тәрбия һәм белем бирүче төркем тәрбиячесе”. Конкурсантлар балалар белән эшчәнлек күрсәттеләр, үзләренең  эш тәҗрибәсен тәкъдим иттеләр. Жюри әгъзалары конкурсантларның югары әзерлеген һәм һөнәри осталыгын билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International